Әлмәт укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлады [+ФОТОЛАР, ВИДЕО]
Бүген район һәм шәһәр мәктәпләрендә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлады.
Соңгы кыңгырау уңаеннан тантана барлык мәктәпләрдә дә узды. Әти-әниләр, әби-бабайларны, төрле служба вәкилләрен һәммәсендә дә очратырга мөмкин иде. Район башлыгы Айрат Хәйруллин быел 3 нче мәктәпкә барды.
Ә аннан соң бәйрәм шәһәр паркында дәвам итте.
- Сез бүген тормышның үзенә имтихан бирәсез, - дип мөрәҗәгать итте чыгарылыш укучыларына Айрат Хәйруллин. - Бу көн озакка исегездә калыр. Мәгариф учреждениеләре аңа ныклап, җан җылысын кушып әзерләнгән. Укытучылар коллективына, әти-әниләргә дә балаларны олы тормыш сукмагына әзерләгәннәре өчен зур рәхмәт. Мин бездә иҗади, актив яшьләр булуына шатланам. Әлмәт укучылары төрле бәйгеләрдә җиңү, призлы урыннар яулады. Киләчәктә дә уңышлар сезгә!
Район башлыгы нәшат укучыларга бүләкләр дә тапшырды. 10 ел элек әлеге урында 2007 елгы чыгарылышларны шулай матур итеп озатканнар. Алар ул чакта 2017 елда мәктәпне тәмамлаучыларга теләкләр язылган капсула калдырган булганнар. Анда язылганнарның барысы да тормышка ашты, диде алар. Быелгы чыгарылышлар да үз чиратында шундый капсула тапшырдылар.
Мәйданда тагын бер кат 11 нче сыйныфны тәмамлаучы 1000 гә якын укучы өчен соңгы кыңгырау чыңлады. Укучыларның да, әти-әниләрнең дә күзләрендә сөенеч чаткылары белән катыш яшьләр. Беренче тапкыр Әлмәт чыгарылышлары гимны да яңгырады. Мәктәп белән мәңгегә хушлашканчы зур сынаулар - бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырырга кирәк. Беренче имтихан дүшәмбе, 29 майда ук башлана. Уңышлар сезгә, балалар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia