Әлмәт яңалыклары

"Әлмәт таңнары" газетасы - Әлмәт районы

18+
Көн темасы

Әлмәт су спорты үзәге булачак

Әлмәтнең республикада су спорты төрләрен үстерү үзәгенә әверелүе ихтимал.

Быел «Татнефть» компаниясе «Мирас» бассейнын төзи башлауны планлаштыра. Яңа су-спорт комплексында 50 метр озынлыктагы су юлы булачак. Бу Әлмәткә республика көньяк-көнчыгышында су спорты төрләрен үстерү үзәге статусы бирергә мөмкин. Ул профессиональ йөзүчеләрне һәм булачак чемпионнарны әзерләү урыны булып хезмәт итәчәк.

Бассейн Шевченко урамында урнашкан. Аны шушы территориядә урнаштыру «Яшьлек» микрорайонының социаль инфраструктурасын үстерү нияте белән бәйле. «Мирас» йөзү бассейнында 50х25 метрлы зур ванна һәм 12,5х6 метрлы кече ванна, коры йөзү залы һәм 530 утыру урынына исәпләнгән трибуна булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса