Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәт районында Зөфәр Шәйдуллин истәлегенә милли көрәш буенча VIII яшүсмерләр турниры узды

Кәләй авылында Хезмәт Кызыл Байрагы, Октябрь революциясе, Почет билгесе орденнары кавалеры, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Зөфәр Шәйдуллин истәлегенә милли көрәш буенча VIII яшүсмерләр турниры булып үтте.

Әлмәт милли көрәш буенча дан тота. Безнең батырлар республика күләмендә генә түгел, Россия һәм тагын да югарырак дәрәҗәдәге ярышларда да җиңү яулыйлар. Муниципаль район республикада ике ел рәттән сезон нәтиҗәләре буенча беренче урын яулады. Бу төбәктә милли көрәшкә зур игътибар бирелүен тагын бер кат раслый. Районда 300 дән артык кеше спортның бу төре белән шөгыльләнә.

Спортның әлеге төрен үстерүдә Кәләйдә легендар шәхес истәлегенә менә инде сигезенче ел рәттән уздырылучы турнир да зур өлеш кертә. Анда катнашучы Әлмәт районы малайлары күпчелекне тәшкил итә дисәк, бер дә ялгыш булмас. Турнир якташларыбызда тыш республиканың яшь спортчылары арасында да елдан-ел популярлык казана бара. Бу хакта бирегә үзләренең көчләрен сынарга республиканың төрле районнарыннан килүче үсмерләр санының елдан-ел арта баруы сөйли. Быел да ул 16 команданы, 170 ләп яшь спортчыны җыйды.

Ярышларга старт бирер алдыннан, һәрвакыттагыча, Зөфәр Шәйдуллин истәлегенә куелган мемориаль такта каршына чәчәкләр салынды. Район елъязмасында тирән эз калдырган шәхесне искә алырга район хуҗалыклар җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары һәм башкалар да килгән иде.

Ярыш Әлмәт муниципаль района башлыгы Мәҗит Салихов, турнир иясенең улы - Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин, күп көрәшләр батыры, җиңелү белмәс батырыбыз Ильяс Галимов чыгышлары белән башланды. Чыгышларда турнирның дан казанган бүгенге батырларга алмаш әзерләүдәге әһәмияте ассызыкланды, аны оештыручыларга рәхмәт сүзләре ирештерелде. Мәҗит Салихов билбау һәм ирекле көрәштә спорт мастерлыгына кандидат нормасын үтәүчеләрне бүләкләде.

Кискен көрәштә әлмәтлеләр командасы беренче урынны яулады. Икенче урын Актаныш, өченче урын Азнакай батырларына бирелде.

Ирина Апачаева

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250