Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәт бала табу йортында нарасыйларның алмаштырылмавына гарантия 99,99%ка тиң

Яр Чаллыда булган балаларны бутау очрагыннан соң Татарстан Президенты республиканың барлык бала табу йортларын тикшерергә әмер биргән иде.

Татарстанның иң эре бала табу йортларын тикшерү эше 18 ноябрьдә башланды һәм ай ахырына кадәр дәвам итәчәк. 22 ноябрьдә комиссия Әлмәт бала табу йортында булды.

Әлегә тикшерү акты булмаса да, кечкенә әлмәтлеләр дөньяга беренче авазларын салу урыны булган бу шифаханә комиссия әгъзаларында уңай тәэсирләр генә калдырды. Әлмәттә Яр Чаллыда булган хәлнең кабатлану куркынычы юклыгы 99,99 процентны гына тәшкил итә. Йөздән бер процентны кеше факторына калдырдылар.

Шунысы да мөһим: биредә бала табу заллары изоляцияләнгән. Һәр залда бер бала табу өстәле генә урнашкан.

Бала беренче тапкыр дөньяга аваз салгач та, әнисенә күрсәтелә, шунда ук кулының беләзек өлешенә әнисенең исем-фамилиясе, баланың авырлыгы, буе язылган махсус белешмәлек кидерелә. Нәкъ шул ук мәгълүматлар зуррак форматтагы икенче бер белешмәлектә урын ала.

Бала тапкач та, әни кеше ике сәгать дәвамында нарасые белән бала табу залында була. Сабый әлеге вакыттан иртәрәк бары реанимация бүлегенә генә озатыла ала. Соңрак исә ана бала тапканнан соң тору бүлегенә урнаштырыла. Сабый исә туу тарихы белән бергә балалар шәфкать туташы кулына тапшырыла

Шәфкать туташы үз чиратында кулдагы белешмәлекне баланың туу тарихы белән чагыштыра. Баланы бирегә алып килгән акушер ана һәм сабый турындагы мәгълүматларны махсус журналга терки. Нарасыйны бирү-кабул итү эше төгәлләнгәч, ике шәфкать туташы да журналга имзаларын куя.

Бу көнне үк хатын-кыз үзен яхшы хис иткән очракта шәфкать туташы аңа сабыен алып килә. Ана баласы белән бәйле барлык белешмәләр белән таныша, аны кабул итеп алуы турында имзасын куя.

almetyevsk.tatar.ru буенча

Лилия СЕДЕЛЬНИКОВА фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250