Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бишмунча һәм Кичүдә ФАПлар ачылды

Узган шимбә көнне берьюлы ике торак пунктта зур бәйрәм булды - капиталь ремонттан соң Кичү фельдшер-акушерлык пункты һәм Бишмунча авылында өр-яңа ФАП ачылды. Тантаналы чараларда район башлыгы Мәҗит Салихов һәм башкалар катнашты.

Башта шунысын искә төшереп узарга кирәк, быел "2012-2016 елларга "Татарстан Республикасында халыкка медицина-санитария ярдәме күрсәтүне камилләштерү" республика максатчан программасы старт алды. Аның нигезендә фельдшер-акушерлык пунктларына, табиблык амбулаторияләренә капиталь ремонт, блок-модульле ФАП биналары төзү, беренче медицина ярдәмен күрсәтүче йорт хуҗалыклары ачу һәм фельдшерларны медицина ярдәме күрсәтү өчен сумкалар белән тәэмин ит планлаштырылган иде. Әлмәт муниципаль районында республика бюджеты хисабына Аппаково, Шарлама, Иске Михайловка, Бикәсаз, Мәмәт, Зәй-Чишмә, Березовка, Тайсуган, Кәләй авылларындагы фельдшер-акушерлык пунктларына капиталь ремонт уздырылды. Аларның һәрберсенә ремонт эшләренә 100 әр мең сум акча бүлеп бирелгән. 2 шәр миллион сум тәшкил иткән Елховой һәм Кәләй станциясендәге табиблык амбулаторияләрендәге капиталь ремонт эшләре дә ахырына якынлашып килә.

Фельдшер-акушерлык пунктларына капиталь ремонтка авыл җирлеге башлыклары, депутатлар һәм авылда яшәүчеләр дә үзләреннән өлеш керткән. Район башлыгы Кичүдәге яңартылган, уңайлылыклар тудырылган ФАПны ачканда ясаган чыгышында аларга үзенең рәхмәтен җиткерде. Мәҗит Салихов төзүчеләрнең дә тырышлыгын билгеләп үтте. Биредә капиталь ремонтны "9 нчы төзү-монтаж идарәсе" ҖЧҖ ясаган. Кичүдәге ФАП 1988 елдан бирле эшли икән инде. Ул 438 кешегә, шул исәптән 109 балага медицина ярдәме күрсәтә. Ә аның өчен биредә барлык мөмкинлекләр бар. Фельдшер, балалар өчен, карау-тикшерү, процедура кабинетлары, хуҗалык бүлмәсе - һәммәсе дә кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителгән.

Республика программасы буенча торак пунктлардагы тузганлыгы 70 проценттан артык тәшкил иткән ФАПлар яңаларына - блок-модульлеләргә алыштырыла башлады. Әлмәттә планлаштырылган шундый җиде ФАПның берсе - Бишмунча авылында. Фельдшер-акушерлык пункты мөдире Эльвира Шәяхмәтова элеккеге бинаның 1979 ел ук салынган булуын, аңа бер тапкыр да капиталь ремонт уздырылмавын әйтте. Яңа ФАП башка урында урнаштырылган һәм анда бернинди иске җиһаз күчерелмәгән, барысы да өр-яңа. Хатын-кызлар өчен дә аерым почмак ясалган. ФАП хезмәтләреннән файдаланучы 700 дән артык кешенең 130 ы балалар. Унысы әле күптән түгел генә дөньяга килгән. "Тагын биш авылдашыбыз авырлы. Демография арта бара", - дип куана мөдир.

Мәҗит Салихов бишмунчалыларны яңа медицина күрсәтү биналы булулары белән котлады, районда мондый икенче пункт ачылуын җиткерде, биредә нефтьчеләрнең зур өлеше булуын билгеләп үтте. Мәгълүм булганча, блок-модульле ФАПлар Азнакайдагы "Нефтемаш" заводында "Татнефть" компаниясенең финанс ярдәме белән эшләнә. Ә инженерлык коммуникацияләре, төзекләндерү эшләре җирле бюджет хисабына башкарыла. Әлмәт муниципаль районы өчен җиде блок-модульле ФАП сатып алынган. Нефтьчеләр шушындый фельдшер- акушерлык пункты урнаштырып, чупайлыларга зур бүләк ясаган. ФАПлар янгын-каравыл сигнализациясе һәм җиһазлар белән тәэмин ителгән, кирәкле барлык кабинетлар ясалган, хәтта санузелга кадәр бар, котельные да үзендә генә.

Бишмунчалылар бүләккә ихластан шатлануларын белдерделәр. Мисал өчен, Ландыш Зарипова элеккеге ФАПның бүгенге көн таләпләренә туры килмәвен, биредә барысы да яхшы булуын, уңайлыклар тудырылуын әйтеп, авылларда шушындый кирәкле эшләр оештырганнары өчен авыл халкы исеменнән Татарстан һәм район җитәкчелегенә рәхмәтен ирештерде.

Болардан тыш Әлмәт районында медицина учреждениеләреннән 3 километрдан да артык ераклыкта урнашкан һәм аларда 100 дән ким кеше яшәгән торак пунктларда халыкка беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча йорт хуҗалыклары (ДХПП) оештырыла. Безнең район буенча мондый хуҗалыклар 26 торак пунктта - Добромыш, Рокашево, Красная Горка, Колшәрип станциясе, Кызыл Көч, Бакалы, Сабанчы, Мөгезле Елга, Кәски, Туктар, Улаклы Чишмә, Березовка, Полянка, Наратлы, Юкәле, Байлар, Ирекле, Рус Сиренькиносы, Салкын Чишмә, Яңа Чишмә, Петровка, Сосновка, Кече Шуган, Иске Завод, Поташняя Поляна, Нолинкада булачак.

Сәламәтлек саклау идарәсе начальнигы Равил Хәйруллин әлеге авылларда медицина хезмәте күрсәтү өчен кешеләрнең билгеләнүен һәм аларның укулар узуын әйтте. Йорт хуҗалыкларын сайлаганда авылда яшәүче медицина белеме булганнар да (элеккеге фельдшерлар, шәфкать туташлары, педагогия һәм башка институтларны тәмамлаучылар) исәпкә алынган. Киләчәктә йорт хуҗалыгының барлык әгъзалары беренче медицина ярдәмен күрсәтергә өйрәтеләчәк.

Ирина Апачаева

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250