Әлмәттә яңа билгеләнүләр турында игълан иттеләр
Киңәйтелгән планеркада Әлмәт муниципаль районы башлыгы Гүзәл Хәбетдинова хакимияттәге билгелунүләр турында игълан итте. Кандидатларны сайлаганда аларның эш тәҗрибәсе һәм актив гражданлык позициясе исәпкә алынды, дип ассызыклады район җитәкчесе.
Район башлыгы урынбасары итеп Рамил Замир улы Закиров сайланды.
Рамил Закировның мәгариф һәм яшьләрне инновацион үстерү өлкәсендә шактый тәҗрибәсе бар. 2017 елдан ул «Яшь техниклар станциясе — Әлмәт шәһәренең «Кванториум» балалар технопаркы " муниципаль бюджет өстәмә белем бирү учреждениесенең структур бүлекчәсе — филиалы белән җитәкчелек итте. 2019 елның июленнән «Кванториум»балалар технопаркын җитәкләде.
Башлыкның яңа урынбасарының иҗтимагый эшчәнлеге аеруча билгеләп үтелде. 2016 елдан Рамил Закиров шәһәр Советы депутаты булып тора. Ул хәрбиләргә ярдәм итүдә актив эшчәнлек алып бара: сугышчыларга гуманитар йөкләрне җыюда даими катнаша һәм кайвакыт шәхсән үзе дә озата бара.
Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитетының муниципаль контроль бүлеге җитәкчесе итеп Илус Флус улы Вильданов билгеләнде.
Илус Вильданов 2014 елдан район хакимияте структурасында эшли, белгечтән җитәкчегә кадәр юл үтә. Әлеге билгеләнүгә кадәр ул Экология һәм төзекләндерү Департаментында реклама һәм мәгълүмат бүлеге җитәкчесе вазыйфасын башкарган.
Яңа вазыйфасында ул төзекләндерү турындагы законнарның үтәлешен тикшереп тору, урамнар һәм ишегаллары торышын тикшерү, законсыз сәүдә итүне ачыклау, штрафлар салу, муниципаль хезмәтләр белән үзара хезмәттәшлек итү, төзекләндерү кагыйдәләре турында гражданнарга мәгълүмат бирү һәм мониторинглау өчен җавап бирәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia