Әлмәт районында яшәүчеләр йорттагы антисанитариядән зарлана
Халык зары

Әлмәт районында яшәүчеләр йорттагы антисанитариядән зарлана

Түбән Мактамада яшәүче бер ханым социаль челтәрләрдә җирле коммуналь хезмәтләрдән зарлана, аның сүзләренә караганда, аларның гамьсезлеге аркасында подвалда - антисанитария.

“Түбән Мактаманың Совет урамындагы 96 нчы йортның 2 нче подъезд подвалында даими рәвештә канализация агып тора, “хуш исләр” бөтен урамга тарала. Идарәче компаниягә берничә тапкыр мөрәҗәгать иткән идек, килеп, җайлап китәләр, әмма сазлык һаман бар, хәтта чебен-черкиләрдән арына алганыбыз юк", - дип яза ул.

Әлмәтлеләр хатын-кызның шикаятенә төрлечә җавап кайтарган. Берәү хәтта шатланып куйган:
"Менә шундый постларны укыйм да, күңелемнән ничек яхшы яшим икән дим", - дип язган бер ир-ат.


Чыганак: vk.com/almet_nka