Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Халык зары

Әлмәт районында яшәүчеләрнең шикаятьләреннән соң юлны ремонтлау башланды

Юлның торышына шикаятьләр район башлыгы чатына күптән килә иде инде.

Шушы көннәрдә Әлмәт районының Урсалы микрорайонында юл япмасын ремонтлау башланды.

Аның хәле турында инде күптән шикаятьләр килә иде.

«Урсалыда юл бик начар хәлдә, ничек йөрергә белмибез. Хөрмәтле Тимур Дмитриевич, зинһар, чаралар күрегез. Ничә ел юлларны ясауларын сорыйбыз, әмма берни дә үзгәрми. Урсала кавыл түгел, ә микрорайон. Таш  булса да җәегез, - дип зарлана урсалылар.

Халыкның үтенечләре ишетелә һәм ремонт эшләре башлана.

«Тимур Дмитриевич, ярдәм иткәнегез өчен рәхмәт сезгә! Барлык урсалылардан зур рәхмәт», - дип рәхмәт белдерде район башлыгына микрорайон халкы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса