Халык зары

Әлмәт прокуратурасы балалар бакчасында күгәрек белән бәйле вәзгыятьне үз контроленә алды

Тикшерү көтелә.

Социаль челтәрләрдә Әлмәт балалар бакчаларының берсендә түбә ага, икенче кат су астында кала, ә түшәмнәрдә күгәрек барлыкка килде дигән мәгълүмат пәйда булды. Барлык төркемнәр дә беренче катта бергә. Шәһәр халкы сүзләренчә, мондый хәл ел саен була. Борчылучы ата-аналар район башлыгыннан хәлне ачыклауны сорадылар.

Бу очрак белән Әлмәт шәһәр прокуратурасы кызыксына. Ведомство хәлне контрольгә алды һәм тикшерү үткәрергә ниятли.