Машина чистартылмаган юллар аркасында чак аумый калган.
Әлмәт районының Миңнебай станциясе янында «Гринта» компаниясенең машинасы кар астында калган, ул җирле халык заявкасы буенча җыелган чүп-чарны җыештыру өчен чыккан. Чүп ташучыны азат итү буенча операция алты сәгать дәвам итә. Видеоны шунда яшәүчеләрнең берсе район башлыгы Тимур Нагумановның телеграм-каналы чатында урнаштырды.
- Авып китмәсен өчен машинаны ике трактор тота. Бер трактор артта, икенчесе алда. Чүп машинасы чокырга таба авыша да авыша, дип комментарий бирә видео авторы.
Җирле халык вакытында чыгарылмаган чүп-чар өчен яңадан исәп-хисап ясауларын сорый, чөнки «Гринта» хезмәтне вакытында күрсәтелмәгән.
Фото: скрин видео