Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Халык зары

Эт - эткә, эт - койрыкка...

Ишегалды территорияләрен заманча төзекләндерүгә юнәлтелгән программманың быелгы этабы төгәлләнде.

2023 елда 41 ишегалдына ремонт ясалды. Хәзер инде киләсе ел өчен әзерлек башланды. 

Әлеге программага Тельман урамы, 58А йорты ишегалдын ничек кертергә? Әлеге сорау белән Мельниковлар гаиләсе район башлыгына да, халык контроленә дә мөрәҗәгать юллаган булган. Гадәттәгечә, әлегә кадәр нәтиҗә юк. 

- Әлмәтнең Тельман урамындагы йортлары 1989 елда куллануга тапшырылган. Шуннан бирле ишегалдында футбол һәм баскетбол мәйданчыклары гына барлыкка килде. Ә менә кечкенә балалар өчен һаман да шул совет чорыннан калган атынгычлар, баскычлар һәм таучык-лар утыра. Аларны инде йөз тапкыр буяганнардыр мөгаен. Балалар өчен заманча куркынычсыз уен комплексы кайчан барлыкка килер икән? Ишегалдын төзекләндерү 2024-2025 елларга каралган дигән вәгъдәләрне без үттек инде. Чират җитүгә, тагын алдагы елларга дип күчерәләр дә куялар.

Җитәкчеләр үз-ләре чишә алмыйлар икән, әйтсеннәр - безгә тагын кая мөрәҗәгать итәргә? Без җавап көтәбез, - дип язалар Мельниковлар. 2019 елда Җ. Сөләйманов имзалаган җавап хатында 3 еллык «Безнең ишегалды» программасы төзелүе, мәсьәләнең шунда каралачагы әйтелгән булган.

Әлеге ишегалдының бернинди планга да кермичә, гел чигерелеп торуы хакында МХОда катнашучы солдат гаиләсеннән дә хәбәр килде. 

- Ирем башка районнан алынган булганга мин шә-һәрдәге бернинди чараларга чакыру алмыйм. Һичьюгы балаларым өчен уңайлы ишегалды эшләсеннәр иде инде, - ди А. Хуҗина.

2021 елда А. Хуҗинаның го-зеренә А. Исхаков әлеге эшләр өчен өстәмә финанс сорадык дип җавап биргән булган. 
Югарыдагы инстанция гозерне кабаттан түбәндәгегә җибәрә тора. Кәгазь волокитасы һәм отпискалар... Эт - эткә, эт - койрыкка.

Әйе, башка берәү булса, «кайнар элемтә» аша югарыдагыларга хәбәр итеп, әллә кайчан матур сөйләп йөрүче җитәкчеләрнең үзләреннән ясаттырыр иде мәйданчыкны. Кемнәрдер яңгыр астында, салкын окопта ятканда, кайда утырганыңны онытып җибәрмәскә иде. 

Тельман урамы, 58А йорты каршындагы территория «Безнең ишегалды» программасына кертелергә лаекмы?

Фикерләрегезне газетабызның социаль челтәрдәге аккаунтына юллый аласыз. 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса