Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Халык зары

Әлмәттә урам этләре явызлана

Шәһәр халкы җирле хакимияттән ярдәм сорый.

Түбән Мактамада этләр шәхси хуҗалык территориясендә йорт хайваннарын юк иткәннәр. Бу хакта район башлыгы  Тимур Нагумановның телеграм-каналы чатында язганнар.

Автор бер атна элек «экологичка» районында дүрт-биш чиплы эт пәйда булганын сөйли.  Алар ихатага кереп,  барлык тавыкларны һәм куяннарны үтергәннәр, ә иртән хуҗа хатынга ташланганнар.

Авыл халкына, этләр һөҗүменә дучар булмасын өчен, мәктәп балаларын каршы алырга туры килә.

Йортсыз хайваннарның мәрхәмәтсезлеге турында шәһәр халкы да сөйли. Берничә эт «Соловушка» балалар бакчасы тирәсендә мәче тоткан. Белоглазов урамындагы йортларда яшәүчеләр дә шундый ук хәлне күзәткәннәр.

Үсеш Департаментында түбәндәгеләрне хәбәр итә: караучысыз калган хайваннар Әлмәт һәм районның гына түгел, ә башка шәһәрләрнең дә зур проблемасы.

- Караучысыз хайваннарны тоту даими рәвештә халык мөрәҗәгате нигезендә башкарыла. Координаталар белән гаризаны «үсеш департаменты»на Фәхретдин урамы, 6 йорт адресы буенча яки 8(8553) 37-55-24 телефоны буенча бирә аласыз. Шулай ук тоту хезмәте өстәмә рәвештә халыкның күпләп яшәү урыннарын әйләнеп чыга һәм гамәлдәге закон кысаларында үз эшләрен башкара, дип хәбәр итә департамент.

 Хайваннарны тоткач,  авырулар һәм җәрәхәтләр булу-булмауга тикшерәләр, вакцинациялиләр, стерильләштерәләр һәм приютка ике атналык карантинга ябалар. Шуннан соң чиплыйлар һәм урамга чыгаралар. Этләр дәвалап булмый торган авыру яки тормыш белән туры килмәгән җәрәхәтләр булганда гына юк  ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса