Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Халык зары

Әлмәтлеләр хуҗасыз этләрдән зарлана

Әлмәтлеләрне йортсыз этләр проблемасы борчый.

Әлеге теманы Тимур Нагумановның телеграм-канал чатында бер хатын-кыз күтәрә, шәһәр турында кискен итеп сөйли, аны «помойка» дип атый.

Язылучының сүзләре буенча, ул Әлмәткә күптән түгел генә күченгән һәм аның нинди хәлдә булуыннан «шок» кичерә. Ул  урам мәчеләрен этләр юкка чыгарып бетергән, димәк, шәһәр тиздән күселәр белән тулачак дип борчыла.

"Шәһәр буйлап куркып йөрүдән туйдым. Чаралар күрегез! Күптән инде барысы да проблеманы хәл итүне сорый һәм хакимиятнең эшсезлегеннән арыган. Әгәр шәһәр башлыгы үз бурычларын үтәми икән, димәк, безгә башка кеше кирәк...",- дип яза автор.  

Әлмәтнең үсеш департаменты вәкиле: караучысыз хайваннарны тоту даими рәвештә халык мөрәҗәгате нигезендә башкарыла, дип раслый. Координаталар белән гаризаны үсеш департаментына бирергә мөмкин. Шулай ук йортсыз хайваннарны тоту хезмәте өстәмә рәвештә кешеләрнең күпләп булган урыннарын әйләнеп чыга һәм гамәлдәге законнар буенча эш башкара. Шәһәр халкы, нинди хайваннарның кешеләргә һөҗүм итүләрен күрсәтер өчен, аларны тотуда катнаша ала.

Тотылганнан соң, стерильләштерелгәннән соң, чиплау, котыру авыруына каршы вакцинация ясаганнан соң  аларны урамга кайтаралар. Бу районда йортсыз хайваннар өчен дәүләт һәм муниципаль приютлар булмау белән бәйле. Якын арада приютлар төзү финанслау булмау сәбәпле каралмаган.

"Бу бик кыйммәт түгел, әгәр сез башласагыз, матди яктан ярдәм итәргә әзер булган битараф булмаган кешеләр күп булачак. Шәһәрдәге барлык этләрне җыегыз һәм алар геометрик прогрессиядә үрчүдән туктатарлар", - ди шикаять язган әлмәтле.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса