Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Халык зары

Халык барыбер күрәчәк

Әлмәтлеләр «Халык контроле» системасына соңгы айда гына да ике йөзләп мөрәҗәгать юллаганнар

Аларның күпчелеге юллар торышы, контейнерлардагы чүп-чарның вакытында чыгарып түгелмәве, кичкелектә урамнарның тиешенчә яктыртылмавы белән бәйле. 
 

Шәһәребезнең җәмәгать киңлекләрендә кече архитектур формаларны җимерү, эскәмияләрне вату, җир асты чыгу юлларында һәм биналарның стеналарында граффитилар ясау кебек очраклар аеруча күбәеп киткән. 
Мисал өчен, «Яшьлек» микрорайоны территория-сендәге мәйданны әйлән-дереп алган сетканы күптән алыштырырга кирәк, ул ертылып, таушалып беткән. Кайбер ишегалларындагы юлларның бордюрла-ры җимерелеп, шунда яшәүчеләр машиналарын газонга ук кертеп куя башлаганнар. 

Үзәк урамнарда, ишегалларында быел корыган агачлар аеруча күбәеп киткәнлеге турында да язалар әлмәтлеләр. «Җәй буе агачларга су сибүче, аларны корткычлардан эшкәртүче, гомумән, башка шәһәрләрдәге кебек, ботак-яфракларын матурлап, формалап кисеп торучы булмады. Булса да, моны шул үзәк урамнарда бәйрәм алдыннан гына күзәтергә туры килде. Йөзләгән агач үсентесе кызу көннәрдә корып юкка чыгып бетте, миллионлаган сумлык зыян килде», дип зарлана халык.  

Картайган, авария хәлен-дәге агачлар көчле җил вакытында авып, машиналарга да зыян килү очраклары булды. Экология департаментына бу уңайдан район җитәкчелеге тарафыннан шәһәр территориясендәге агачларга инде күптән ревизия ясарга кирәклеге кушылган булса да, бу эш әле дә тиешле дәрәҗәдә башкарылмый. Кайбер ишегалларында картайган агачларны кисеп чыксалар да, өелгән ботак-ларны чыгарып түгүче юк. 

Җир асты чыгу юлларына да җитәкчелеккә күптән игътибар итәргә кирәктер. Үзәк урамнарда урнашкан бу урыннар акрынлап җимерелеп бара, аларга ремонт ясап, стеналарын, бас-кычларын төзекләндерү сорала. Мондый күңелсез күренешләр нефтьчеләр башкаласын бизәми генә түгел, оят хәтта. 

Идарәче компанияләр күпкатлы йорт тирәләрен-дәге чүп үләнне чабуга быел гомумән салкын карашта булдылар. Монысы да Экология департаменты тарафыннан контроль җитенкерәмәве турында сөйли. Төзүчеләр проспекты, Радищев, Фәхретдин, Геофизическая урамнары, Түбән Мактаманың Будённый урамындагы үләннәр быел гомумән чалгы-чапкыч күрмәде. Шәһәр юллар идарәсе тарафына юлланган гозерләр дә вакытында үтәлми. Юлларда ачык коелар күбәюе шул турыда сөйли. 


31 августта «Халык кон-троле»нә Кичү мәктәбенең Аппак филиалы бинасының керү урыны бик авыр хәлдә булуы турында мөрәҗәгать куелган иде. Шуннан соң бу урынны 1 сентябрь - Белем көненә бик матур итеп ремонтлап та куйганнары билгеле булды. Яңа уку елы башланыр алдыннан бик уңай күренеш, тик мәктәпнең керү урынын ремонтлауны соңгы көнгә генә түгел, соңгы минутларга кадәр ник сузарга кирәк булгандыр - аңлашылмый. Мәгариф идарәсе үз чиратында мөрәҗәгать итүчегә рәхмәт тә әйткән әле. Югый-сә мәктәпне яңа уку елына идарә комиссиясе үзе үк шушындый хәлдә кабул итеп алгандыр бит. Менә сиңа әкияттә кунакта!
Гомумән, гозерләрне, мөрәҗәгатьләрне санап бетерерлек түгел. Халык зарын, ниһаять, җаваплы җитәк-челәр дә ишетсен иде инде һәм чараларын күрсен иде дип теләп кенә каласы килә. Халык бик игътибарлы - барыбер барысын да күрәчәк бит.

К. Сергей: 
- Төзүчеләр проспекты, 20А йорты ишегалдындагы машиналар йөри торган юлда канализация коесы ачык тора. Люгы булмагач, аны иске мебель белән ябып куйганнар. Караңгы төшкәч әлеге  урынны машина йөртүчеләр күрмәскә мөмкиннәр. Моннан тыш әлеге урын транспорт борылышына комачаулый, канализация исе дә чыга. 

Р. Шакирова: 
- Төзүчеләр проспекты, 19 нчы йорт артындагы балалар мәйданчыгы  яныннан уза торган тротуар кырыенда җәй көне киселгән агач ботаклары өемен чыгарып түгүче юк. Биредә балалар уйный. Шуларның берәрсе шаяртып кына булса да шырпы кабызып ташласа, бәхетсезлек буласын көт тә тор.

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса