Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Халык зары

Әлмәтлеләр мотоциклчыларга карата чаралар күрүне сорыйлар

Ленин урамындагы төнге ярышлар әлмәтлеләрне йокысыз калдыра.

Әлмәт шәһәренең Ленин урамындагы йортларда яшәүчеләр төнге вакытта шау-шулы ярышлар оештыручы мотоциклчылардан зарлана. Бу темага мөрәҗәгать район башлыгы Тимур Нагумановның телеграм-чатында пәйда булды.

"Икенче атна инде без төнлә йоклый алмыйбыз, чөнки юлда мотоцикл йөртүчеләр ярыша! Иң югары ноктасы сентябрь башында, ягъни 1 сентябрьдә иртәнге сәгать 4кә кадәр була. Педагоглар да, ата-аналар да, балалар да йокламый!  Бу коточкыч хәл бүгенге көнгә кадәр дәвам итә! Бүген төнге сәгать 3кә кадәр кабат йоклый алмадык, күп тапкырлар полициягә, ГАИга шалтыраттык, әмма мәсьәлә хәл ителмәде!", дип яза мөрәҗәгать итүче.

Шулай ук чатта катнашучылар Шевченко урамындагы ярышлар турында хәбәр итәләр.

Мөрәҗәгатькә үсеш департаменты вәкиле аңлатма бирде. Җавапта ЮХИДИ хезмәткәрләре рейдлар үткәрә һәм бу юнәлештә эшләр дәвам итә дип әйтелә.

Шәһәр халкы полиция һәм ЮХИДИдән үз проблемаларына игътибарлырак карарга сорый.

"Бу проблеманың күп санлы кешеләрнең сәламәтлегенә зур зыян китерүенә тагын бер кат игътибар итәм", – дип өсти мөрәҗәгать итүче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса