Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Халык зары

Әлмәтлеләрне Совет урамындагы Фәхретдин боҗрасы борчый

Халык юлның куркынычсызлыгыннан шикләнә.

Әлмәтлеләр Совет-Фәхретдин урамнары киселешендә урнашкан боҗралы юл чатында хәрәкәт оештыру мәсьәләсе белән борчылдылар. Бу темага мөрәҗәгатьләр һәм күпсанлы комментарийлар район башлыгы Тимур Нагумановның телеграм-чатында пәйда булды. Мөрәҗәгатьләрдә автомобильчеләргә боҗраның  проектлануы ошамый дип язалар. Күпләр фикеренчә, котылгысыз рәвештә килеп чыгачак аварияләр һәм бөкеләр ихтималлыгы өчен борчылуларын белдерде. 

Шулай ук халык билгеләп үткәнчә, боҗраның формасы гадәти түгәрәккә караганда күбрәк овалны хәтерләтә.

Мөрәҗәгатьләргә районның "Үсеш департаменты" вәкиле аңлатма бирде: "Боҗрага керү һәм чыгу әкрен тизлектә һәм җәяүлеләр иминлеге өчен башкарылсын өчен проектланган. Урсалыдан вакытлыча бер юл, икенчесе ясарга планлаштырыла".

Исегезгә төшерәбез, юлның бу участогын реконструкцияләү якынча бер ай элек, 2 августта башланган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса