Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Халык зары

Район башлыгы шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итте

Һәр сорауга җентекләп җавап бирделәр.

31 гыйнварда район башлыгы Тимур Нагуманов шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итте.
Мөрәҗәгатьләр тематикасыннан чыгып, очрашуда районның  җир-мөлкәт мөнәсәбәтләре һәм шәһәр төзелеше эшчәнлеге комитеты рәисе урынбасары Татьяна Кузьмина катнашты.

Новоникольск авылында яшәүче ханым объектны шәхси торак йорт итеп рәсмиләштерүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Очрашу вакытында белгечләр белән берлектә әлеге мәсьәләне закон нормаларын исәпкә алып җайга салу өчен төрле вариантлар каралды.

Шәхси кабул итүдә шулай ук шәхси милек территориясендә кәрәзле телевышка урнаштыру буенча мөрәҗәгать каралды. Бу сорау буенча җентекле аңлатмалар һәм җаваплар бирелде.

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса