Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Халык зары

Бәла аяк астында һәм баш очында

Бина түбәләреннән боз һәм кар төшү нәтиҗәсендә ел саен бәхетсезлек очраклары булып тора.

Менә хәзер дә көннәр җылытып җибәрде, йорт түбәләреннән әле монда, әле тегендә боз сөңгеләре һәм кар өемнәре ишелеп төшә башлады. Йорт тирәләреннән узып баручы кешеләрнең күпчелеге моңа игътибар бирми, ә куркыныч урыннарны махсус тасмалар белән аерып куярга тиешле идарәче компанияләр гомумән гамьсезлек күрсәтә. Шәһәр юллар идарәсе тарафыннан кардан чистарту эшләре көндәлек алып барылса да, тау-тау көртләр күп кенә территорияләрдән гомумән чыгарып түгелми калды. Хәзерге вакытта әлеге кар өемнәре эреп, бина тирәләре, тротуарлар күлдәвеккә батты. Бу уңайдан әлмәтлеләр редакциягә шалтыратып та зарландылар. Гафиятуллин, Макаренко, Совет, Овражная, Заводская, Котовский, Заслонов, Җәлил урамнарында яшәүчеләр тротуар һәм юлларның тиешенчә чистартылмавы турында хәбәр иттеләр. Зифа Балакина урамындагы тротуар да тоташ бозлавыкка әйләнгән. Кар өемнәре астына яшеренгән ачык люклар да кешеләргә куркыныч яный. ДСРК микрорайонында да бар икән шундый люк. Ул еллар дәвамында шулай ачык тора булып чыкты. «Алла сакласын, бәхетсезлек кенә килеп чыга күрмәсен инде, балалар, өлкәннәр шуннан йөри», - дип зарланды шушы микрорайонда яшәүче Фатыйма апа.

Менә шулай, алга таба да  көннәр җылы торса, аяк асты йөрешлек булмаячак. Хәзер иң мөһиме - кешеләр куркынычсызлыгы. Бәхетсезлек оч-раклары булмасын өчен, әлмәтлеләргә биналар һәм корылмалар яныннан үтеп барганда аеруча сак булырга, мондый участокларны, корылмалар стеналарына якын килмичә, мөмкин кадәр тизрәк үтәргә тырышырга. Мондый бина, корылмалар янында автомобильне дә калдырырга ярамый. Түбәдән боз яки кар төшүдән зыян күргән кешегә тап булганда, кичекмәстән ашыгыч яр-дәм чакыртырга кирәк.

Шуны да искә төше-рәбез, кешеләр кайсы идарәче компаниягә караган биләмәдә җәрәхәт алган булса, алга таба шул оешма җавап тотачак. Мондый күңелсезлекләр килеп чыкмасын өчен идарәче компанияләр яки административ бина-ларның милекчеләре куркыныч участокларны вакытында ябарга, йорт түбәләрен кар һәм боздан чистартуны кайгыртырга тиешләр. Бу җирле әһәмияткә ия мәсьәлә, шуңа күрә дә аны муниципаль хакимият органнары тиешле контрольдә тотарга тиешләр.

 

Резеда Исмәгыйлева

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса