Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Халык зары

Әлмәтлеләр сукбай этләрдән зарлана

Хуҗасыз этләр төркеме Түбән Мактамада яшәүчеләрне борчый.

Унлап эт чүп контейнерлары янына җыелган. Якында гына балалар бакчасы һәм мәктәп.

Фотоларны социаль челтәрләргә урнаштырганнар. алар астында кызу бәхәсләр дәвам итә. Кайберәүләр этләрдән законсыз арынырга тәкъдим итә, икенчеләре аларны стерильләштерергә куша, калганнар әлеге этләрнең хуҗалары булуын яза. Фикерләр, тәкъдимнәр төрле.

 

Хуҗасыз этләр турында «Халык контроле» сервисы ярдәмендә хәбәр итәргә мөмкин, яки 8 (8553) 37-55-47, шулай ук 8 (8553) 33-46-13 номерлары буенча торак сәясәте һәм торак-коммуналь хуҗалык департаментына шалтыратырга мөмкин. Шулай ук шикаятьләр «Ачык Әлмәт» кайнар линиясе буенча кабул ителә: 8 (8553) 000-000.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса