Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Халык зары

Һичшиксез, ярдәм итәчәкбез

Сорау-җавап

Редакциягә соңгы вакытта юллар торышыннан, коммуналь хезмәтләр сыйфатыннан, медицина хезмәте дәрәҗәсенең түбән булуыннан зарланып еш мөрәҗәгать итәләр.

Яшерен-батырын түгел, әлеге проблема-ларның нигезендә күпчелек кеше факторы ята. Гаеп системаның үзендә түгел, ә шул системада эшләүче хезмәткәрләрдә булырга мөмкин. Ярдәм сорап килгән кешегә игътибар күрсәтеп, шул мәсьәләне чишү юлларын аңлатып җибәрү, тынычландыру урынына дөреслеккә туры килмәгән җаваплар биреп, кеше нәфрәте җыеп утыручылар байтак.

Шушы көннәрдә редакциябезгә олы яшьтәге бер ханым шалтыратты.

- Мин инвалид, ел да ташламалы дарулар ала идем. Менә ел башыннан инде кирәкле даруым юк. Әле ярты ел булмаячак, дип хәбәр иттеләр. Беркайчан да болай булганы  юк иде. Нишләп алай икән, шул турыда белешә алмассызмы? - дип гозерен җиткерде ул.

Бу сорауга җавап алу өчен иң беренче чиратта сәламәтлек саклау идарәсенә мөрәҗәгать иттек. Тик бу көнне оешмада телефон трубкасын алучы булмады. Алга таба район хастаханәсенә шалтыраттык. Соравыбызны бирдек, әмма җавап ала алмадык. Безгә шалтыраткан әбине җавапсыз калдырасы килмәгәнгә, бер көн узганнан соң кабат сәламәтлек саклау идарәсенә шалтыраттык - бәхеткә, трубканы күтәрделәр, тик җитәкчене чакыруларын сорагач, «ул әлегә киңәшмәдә», дип җавап бирделәр. «Ташламалы дарулар белән тәэмин итү буенча кем эшли сездә?» дигәч, бу юнәлештә эшләүче махсус провизор бар икәнлеге ачыкланды. Ташламалы дарулар белән тәэмин итү турында республика медицина мәгълүмати-аналитик үзәге провизоры Ләйлә Халикова мондый аңлатма бирде:

- Ярты еллап дару булмаячак дип әйтү дөрес түгел. Инсулинсыз тора алмаучылар, бронхиаль астма белән авыручылар препаратлар белән вакытында тәэмин ителә. Бераз соңга калулар була инде анысы. Әгәр дә дарулар белән тоткарлыклар бар икән, иң беренче чиратта үзең беркетелгән поликлиника мөдиренә мөрәҗәгать итәргә кирәк, ул сәламәтлек саклау идарәсенә гозерне юллый, шуннан мөрәҗәгать Сәламәтлек саклау министрлыгына җибәрелә. Моннан тыш «Кайнар линия» эшли, ул дарулар белән тәэмин итүгә бәйле көнүзәк мәсьәләләрне ачыклау һәм хәл итү өчен оештырылды. Бер генә мөрәҗәгать тә игътибарсыз калмый. Әлбәттә, ташламалы дарулар буенча барлык проблемаларны да бер мизгелдә хәл итеп булмый. Әмма без гражданнарны дарулар белән тәэмин итү сыйфатын яхшырту өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырышабыз, республиканың башка районнары белән элемтәгә керәбез, эзлибез, табабыз. Безнең Әлмәттә булмаган дару кайсыдыр районда күпләп өелеп ятарга мөмкин бит. Әлеге сорау белән бүген безгә мөрәҗәгать иткән өченче кеше сез.

Бу уңайдан сораулары, гозерләре булган әлмәтлеләр 8(8553) 32-77-89 номеры буенча шалтырата алалар. Һичшиксез, ярдәм итәргә тырышачакбыз.

Резеда Исмәгыйлева

 

 

Фото: ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса