Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Халык зары

Әле дә ничек эшли икән диярсең

Кышын торакта җылы булмаса, өйнең яме юк.

Шәһәрнең Клара Цеткин урамындагы 36, 36а, 38, 39, 41, 43 нче йортларның фатирларында яшәүчеләр җылыту сезоны башланганнан бирле җылыга һәм кайнар суга кытлык кичерәләр. Аларга Чехов, Пушкин, Ленин урамындагы йортлар да килеп кушыла. Сәбәбе билгеле - котельныйда туктаусыз ремонт, кайнар су торбаларында эшләр...

- Бу йортларда нигездә пенсионерлар яши. Әй, ярар әле аларга, диләр бугай. Бер көн кайнар су булмый торса, икенче көнне җылылыкны өзәләр. Кышыбыз шулай узып бара. Бу хәзер гадәти режимга кереп китте. Ә квитанцияләр килә тора, ярый, җылы суга счетчик буенча алалар, ди, ә җылылык өчен нәрсә? Без, өлкәннәр, түзәрбез, тик бу йортларның фатирларында күпме сабый яши, алар туңып утырырга тиешме? Нигә ул торбаларның төзеклеген җәен кайгыртмыйлар? Түрәләр бу турыда ни уйлый? Әллә моны да авыр вакытлар, я булмаса мобилизация белән бәйләп акланалармы? Җиткерегез әле безнең гозерне аларга, бәлки безнең шулай интеккәнне белмиләрдер дә, - диде Клара Цеткин урамындагы бер йортта яшәүче Вәли абый.

Бу уңайдан без иң беренче чиратта Әлмәт җылылык челтәре предприятиесенең үзәк инженерлык-технология хезмәтенә шалтыраттык.

- Әйе, аварияле ситуация-ләр гел булып тора, торбалар искереп-таушалып беткән бит. Безнең шәһәргә ничә яшь икәнен беләсезме соң? - дип җавап бирде диспетчер. Шәһәрнең яше белән торба яше бер булса, әле дә ничек эшли икән диярсең. Ярый, таушалган да булсын, ди. Шул җылылык булмаган көннәр квитанция формалаштырганда исәпкә алынамы икән соң? Бу турыда «АСЦЖ» идарәче компаниясе түбәндәге җавапны бирде:

- Кайнар су да, җылылык та исәпләү приборларында чагыла. Булмаган икән, димәк, әзрәк түлиләр.

Ярар, шулай да булды ди. Тик шуны гына әйтәсе килә - халык җылылык өчен түли, шуңа да аларга коммуналь ресурслар тиешенчә күрсәтелергә тиеш.

 

Торбаларны ремонтлау яки яңаларына алыштыру - предприятиенең төп бурычы.

 

31 гыйнварда тагын ниндидер эшләр алып барылганлыктан Чехов урамындагы 20, 22, 24, 26, 26а, 28, 30, 32, 36, 40 нчы йортларда, Пушкин урамындагы 39, 39а, 41а, 43, 50 нче йортларда, Ленин урамындагы  22, 24 нче йортларда һәм Клара Цеткин урамындагы 36, 39, 41, 43, 47, 49, 51 нче йортлардагы җылылык параметрлары (сүзен дә уйлап табалар бит!) кабат кимергә мөмкин икәнлеге мәгълүм булды. Кыш дәвам итә - ремонт бетәргә охшамаган. Күзәтеп барабыз.

 

Резеда Исмәгыйлева

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса