Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Халык зары

Әлмәтлеләр парковка урыннарында законсыз куелган блокираторлардан зарлана

Бу проблемаларны алар 7 һәм 7А территориаль-иҗтимагый үзидарәнең гражданнар җыенында яңгыраттылар.

Билгесезләр чүп-чар урынын җәмәгать бәдрәфенә әйләндергәннәр. Фәхретдин урамындагы бер йортта яшәүчеләр шундый проблема белән очрашкан һәм бу юлы халык җыенында әлеге мәсьәләне күтәргән. Ишегалдында законсыз рәвештә машина кую урыннарыннан, балалар мәйданчыкларының начар торышы, күршеләрдән зарландылар.  

Фәхретдин урамындагы 25 нче йортта чүп җыю камераларына керү урыннарында, өченче подъезд янындагы тимер ишекләр урнаштырылган. Монда ул агач, ачуы җиңел. Моннан намуссыз гражданнар файдалана һәм бинадан җәмәгать бәдрәфе оештыра. Бу проблеманы йортта яшәүче Анатолий Захаров сөйләде. Ир-ат сүзләренчә, идарәче компаниядәге бинаны ябудан баш тартмыйлар, әмма вәгъдәләрен үтәп, ишекне дә куймыйлар. 

"Миңа ишек әзер дип вәгъдә иттеләр, әмма аны май аеннан бирле куялар", – дип сөйләде Фәхретдин урамындагы 25 нче номерлы йортта яшәүче Анатолий Захаров.

«Первый поселок» идарәче компания вәкиле район халкы һәм җитәкчелеге белән очрашкач, проект буенча  йортта чүп – чар камераларында ишекләр каралмавын аңлатты-аны бары тик яшәүчеләр соравы буенча гына куялар. Ул вәгъдә бирде: өченче подъездга чират яз айларында килеп җитәчәк.

Күрше йортларга хезмәт күрсәтүче оешмага дәгъваларны 8 Март урамындагы 32 нче йорт буенча  Анна Грекова яңгыратты.

"Җиденче идарәнең чүп савытлары нинди нигездә безнең территориядә тора?",- дип сорау бирде 8 Март урамы буенча 32 нче йортта яшәүче Анна Грекова.

Анна сүзләренчә, аның йортларында яшәүчеләр  ни өчен күршеләрнең юл аша чыккан йортлардан чүп-чар ташлауларын аңламыйлар. Җәй көне проблемалар арта, ис керә, чебеннәр үрчи.  

"Мин күп балалы әни. Минем 8 балам бар. Минем балаларымның чүп-чар исе сулавын телимме?" риторик сорау белән Анна Грекова җитәкчелеккә мөрәҗәгать итте.

Йорт буенча өлкән кеше  контейнерларны җыештыру үтенече белән берничә тапкыр төрле инстанцияләргә мөрәҗәгать итә. Нәтиҗәсе юк. Чүп баклары  гражданнар җыеныннан соң да урыннарында калган.

Парковка урыннарында блокираторлар мәсьәләсе дә хәл ителми - Анна Грекова шулай ук гражданнар җыенында ул турыда да сөйләде. Аның сүзләренчә, машина кую урыннарын шул ук йорт күршеләре резервлый, шуның аркасында 32 нче йортта яшәүчеләргә машиналарын үз ишегалдыннан ерак калдырырга туры килә.

"Күпләрмашиналарын еракта калдыра. Аларның  кечкенә балалары, инвалид балалары бар. Чиитләр безнең урыннарны биләгәндә, без җәяү йөрибез"-, ди Анна Грекова.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Каюмов законсыз конструкцияләрне кисәргә кушты, әмма әлегә барлык блокираторлар да урыннарында дип хәбәр итә, ЮВТ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса