Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Халык зары

Әлмәттә җәмәгать транспорты көнүзәк проблемаларның берсе булып кала бирә

Транспорт шәһәрдә зур интервал белән хәрәкәт итә, автобуслар бик сирәк йөри.

Әлеге сорау ел азагында булып узган матбугат конференциясендә дә кабыргасы белән куелган иде.

Бу уңайдан район башлыгы Тимур Нагуманов ачыклык кертергә тырышты. Ул билет бәясенең, ә ул бүгенге көндә 25 сум, пассажирлар ташуга киткән чыгымнарны капламавы, шуңа күрә дә җәмәгать транспорты белән идарә итүче оешмаларның бу уңайдан күргән зыяннары турында да бәян итеп узды. Шуңа да карамастан, калада маршрут челтәрен актуальләштереп, аны саклап калу мөмкинлеге тудырылган.

Район башлыгы 2022 елның 1 гыйнварыннан шәһәрнең бөтенләй рейс автобусларыннан колак кагарга мөмкинлеге турында да хәбәр иткән иде.

- «АПОПАТ» пассажирлар ташу буенча уздырылучы сатуларда катнашудан баш тарта, аукцион уздырмадык әле. Предприятие акча сорый, ә шәһәрдә җәмәгать транспортына акча юк, - диде район башлыгы. Шулай да быел хөкүмәт җитәкчелеге ярдәме белән автономияле йөрештә булган 10 троллейбус сатып алу да планлаштырылган. Моннан тыш, тукталышларда 5-10 минут вакыт аралыгында кирәкле автобус маршрутына күчеп утыру мөмкинлеге дә тудырылачак. Күчеп утырган өчен түләргә кирәкмәячәк.

Әйе, болар барысы да бик яхшы. Ел башланды, тик әлегә үзгәрешләр күренми. Үзгәрешләр генә түгел, автобуслар үзләре дә күренми. Троллейбуслар график буенча хәрәкәт итә. Тик шулай да иртәнге һәм кичке якларда аларның салоны халык белән шыгрым тулы була. «Шушы кечкенә шәһәрдә җәмәгать транспорты йөрешен нигә көйләмиләр икән соң инде?» - дип зарлана әлмәтлеләр социаль челтәрләрдә. «Әлмәт таңнары» редакциясенә дә аңлатма бирүне сорап шалтыратучылар байтак булды. Бу уңайдан без Әлмәт транспорт идарәсе директоры Решат Таҗетдиновка мөрәҗәгать иттек.

- Эш көннәрендә тәүлек дәвамында 16-17 троллейбус линиягә чыгарыла. Ял көннәрендә аларның саны бераз киметелә. Интервал шулай ук төрлечә булырга мөмкин. Мисал өчен, 1 нче санлы троллейбус хәрәкәтенең вакыт аралыгы 15-16 минуттан да артмый. Әйе, төрле чаклар була. Линияләр өзелү, аварияләр һәм башкалар. Бу, әлбәттә, вакыт аралыгын озайта. Өстәмә троллейбусларга килгәндә, аларны кайтарту планлаштырыла, көтәбез, - дип җавап бирде.

Әйе, тагын көтәбез һәм кабат бар да яхшы булыр дип өметләнәбез.

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса