Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Халык зары

«Безгә газета киосклары кирәк...»

Менә инде «Әлмәт таңнары»ның соңгы ике саны килмәде.

Тапшырулар программасы, намаз вакытлары булган бик кирәкле газета иде. Акча түләнгән, ә товар юк, җавап бирүче дә юк. Сугыш вакытында яу кырларында да почта йөргән. Ә хәзер, руслар әйтмешли, «полный бардак»!

Минем ризасызлыкны газета аркылы почта хезмәткәрләренә җиткерсәгез иде. Якын-тирәдәге киоскларны да бетерделәр, гел файда гына эзлиләр шул. Алар хәзер «Панорама» янында һәм вокзал янында гына калды.

Әйе, почтага шалтыратып торам, әмма аларда почта таратучылар тормый, китәләр. Акча түләмиләр аларга, тиеннәр генә. Шуңа да тәртип юк.

Татар газетасын күбрәк без, өлкәннәр, яздырабыз. Еракка йөреп булмый, аяклар авырта. Элек килмәгәнен сатып ала идек. Хәзер киосклар да калмады. Бер мин генә зарланмыйм икән, киоскта сатучы ханым шулай диде. Шундый көнгә калуыбызга җаным әрни.

Бу минем өчен генә түгел, халык - өлкәннәр өчен кирәк. «Татнефть» янына киоск куйсалар, бик рәхмәтле булыр идек. Гел троллейбус, автобус белән «Панорама» районына бару кыйммәткә төшә бит әбиләргә.

Ә сезнең газетаны көтеп алабыз. Анда төрле темалар яктыртыла: программасы да, намаз вакытлары, ил, район, шәһәр яңалыклары. Без, өлкәннәр, элек-кечә кулга тотып укырга яратабыз шул. Гомумән, татар халкы элек-электән укырга яраткан! Эшегездә уңышлар телим!

Хөрмәт белән, Зәйнәп апагыз.

Хөрмәтле Зәйнәп ханым! Безнең газетаны яздырып укып баруыгыз, кызыксынуыгыз өчен зур рәхмәт. Әлбәттә, почта хезмәтенең начар эшләве, киоскларның кимүе безнең өчен дә күңелле күренеш түгел.

Ә сатып алуга килгәндә, газетаны атнаның һәр җомга көнендә редакциядән сатып алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса