Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Халык зары

Әлмәттә Герцен урамында яшәүчеләр администрация вәкилләре белән йортлары янындагы территория турында фикер алышты

Әлмәттә Герцен урамындагы йортларда яшәүчеләр автомобильчеләр белән территория өчен көрәшә.

Алар машиналарның үтеп йөрүеннән һәм кибет янындагы мәйданчыкта машиналарның артык күп булуыннан канәгать түгел. Биредә яшәүчеләр участокны ябык итүне һәм аны бары тик җәяүлеләр зонасын гына калдыруны сорыйлар. Ә администрация активистлар белән территорияне ничек үзгәртеп булуы турында фикер алышу өчен очрашу оештырды.

Очрашуда әлеге проектны эшләгән архитектор катнашты.

«Безнең өчен җәяүленең уңайлы хәрәкәтен булдыру өстенлекле бурыч булып тора. Шәһәрдә кешеләр яши, алар хәрәкәт итеп тора, кибетләргә керә, бигрәк тә биредә актив сәүдә нокталары бар», – ди районның баш архитекторы Антон Севастьянов.


Халык фикере аерылды. Берәүләр җәяүлеләр өчен җәмәгать пространствосы барлыкка килүгә шат, анда йөрергә мөмкин булачак. Сәүдә нокталары вәкилләре, транспорт хуҗалары канәгать түгел.  

"Автомобильчеләр күпчелекне тәшкил итә. Аларга да нәрсә дә булса тәкъдим итәргә кирәк. Вакытлыча машиналарны куеп тору өчен керү кесәләре барлыкка киләчәк. Әмма хәзер монда яшәүчеләрнең уңайлылыгына тулысынча тискәре йогынты ясый торган шундый зур парковка зонасы  калмаячак", - диде ӘМР баш архитекторы Антон Севастьянов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса