Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Халык зары

Әлмәтлеләрне юллар проблемасы борчый

Юл газабы гүр газабына тиң, дип юкка гына әйтмиләр шул халыкта. Көзге яңгырлар вакытында төзекләндерелмәгән юллар – аеруча ямьсез күренеш.

Әлмәт - нефтьчеләр башкаласы. Шуңа күрә дә җимерек, чокыр-чакырлы юллар аны бизәми.

Әйе, калабызның күп кенә урамнарындагы юллар төзекләндерелә. Быел да бу уңайдан саллы гына эшләр башкарылды һәм әле дә дәвам итә. Тик, ни өчендер, калабызның СУ-2 микрорайонындагы күп еллар дәвамында ремонт күрмәгән юллар игътибардан читтә кала бирә. Мисал өчен, 6 нчы мәктәпкә бара торган Волгоградская урамындагы юл бүген сугыш чоры елларындагыны хәтерләтә. Шушы юлдан мең газап белән балалар мәктәпкә бара һәм кайта. Бу юлларга ремонт быел булачакмы, әллә юкмы? Әлеге уңайдан без шәһәр юллар идарәсе җитәкчелегенә мөрәҗәгать иттек. Предприятиенең баш инженеры Рафис Нуришанов безгә түбәндәге җавапны бирде:

- Быел без Геофизическая урамында гына эшләр башкарабыз. 6 нчы мәктәпкә бара торган юл эш планына кертелмәгән. Киләсе елга булырмы - бу турыда әйтә алмыйбыз, чөнки без башкаручылар гына. Моны башкарма комитет үзе билгели, - дип җавап бирде.

Без инде башкарма комитетка мөрәҗәгать итәргә кыймадык, чөнки әлеге сорауга җавап булмаячагын алдан ук беләбез. Барлык бүлекләрдән дә җавап бер генә - барысын да рәсми рәвештә матбугат хезмәте аша килешенеп кенә бирәләр. Шулай да, юлны киләсе елга булса да ремонтларлар, дип ышанып калабыз.

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса