Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Россия паралимпиячеләре – икенче!

Лондонда Паралимпиада тәмамланды. Алтын медальләр саны буенча Россия җыелма командасы биредә икенче урынны яулады.

Билгеле булганча, дүрт елга бер уздырыла торган Олимпия уеннарыннан соң шул ук төбәктә Паралимпия уеннары да оештырыла. Беренчесендә сау-сәламәт спортчылар катнашса, икенчесендә сәламәтлекләре чикләнгән кешеләр ярыша. Кызганыч, әмма соңгысына җәмәгатьчелекнең игътибары зур түгел.

Безнекеләр әлеге уеннарда 102 медаль яулады. Шуның 36сы - алтын, 38е - көмеш, 28е - бронза. Алтын медальләр саны буенча ватандашларыбыз, мәйдан хуҗаларын ике медальгә узып, икенче урында урнашты. Дөрес, гомуммедаль саны буенча без Бөекбритания җыелмасыннан калыштык: алар исәбендә - 120 медаль. Беренче урында исә Кытай җыелмасы. Алар исәбендә, әйтергә генә җиңел, 231 (!) медаль бар. Шуның 95е - алтын!

Татарстан Республикасы Электрон газетасыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250