28 гыйнвар көннәрендә Казанда 2001-2002 елда туган үсмерләр арасында бокс буенча ТР беренчелеге уздырылды.
Турнирда барлыгы 117 спортчы катнашты. Әлмәтлеләр 13 үлчәү категориясендә чыгыш ясады. "Юность-Девон" һәм "Юность-Виталий" клубына йөрүчеләр башкаладан бүләкләр белән кайтты. Тренер Раджив Низамиев шәкертләре Галиев Рамис бронза, Дәүләтшин Тимур, Мехтизаде Назар, Бодрягин Яков көмеш медаль яулады. Көмеш медальгә ия булучылар Кировка Идел буе федераль округы чемпионатына барачак.