Күренекле гимнастка спорттан китә
Һава торышы

Күренекле гимнастка спорттан китә

Безнең команда тарихында иң якты йолдыз булган спортчыга нибары 19 яшь кенә дә бит!..

Бу хакта рәсми төстә халыкара гимнастика федерациясе сайтында белдергәннәр. «Соңгы елларда дөнья гимнастикасында хакимлек иткән Россияле Яна Курдрявцева үз карьерасында соңгы күнегүен башкарды», - диелгән анда.
Соңгы олимпия циклында Яна нәфис гимнастикада бөтен ярышларны диярлек җиңеп килде. Шул исәптән ул 2013, 2014, 2015 еллардагы дөнья чемпионатларында 13 медаль яулады, многобрье буенча дөнья чемпионатларында 3 алтын яулады. Риода узган олимпиадада да ул нибары Маргарита Мамунны алга җибәреп көмеш белән кайтты. Бу бер ел элек алдан булган җитди җәрәхәттән соң бит әле!
Россия гимнасткасы тарихта беренче тапкыр зур рекордка иреште - ул 15 яшьтә дөньяның абсолют чемпионы булды. Аңа кадәр бу рекордны шулай ук россияле Алина Кабаева һәм Елена Карпухина (СССР) куйган иде - икесе дә бу титулны 16 яшьтә яулаган булган.