Көчле җил булуы ихтимал
Һава торышы

Көчле җил булуы ихтимал

Бүген төнлә һәм 12 март көнне көндез Татарстан Республикасы территориясендә көчле җил көтелә.

Яңгыр явачак. Җил көньяк-көнбатыштан, секундына  8-13 метр тизлектә. Көчәйгәндә 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә һаваның минималь температурасы 0..+3 градус булса, көндез  һава температурасы +4..+7 градус булачак.