Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Һава торышы

Татарстан юлларының аерым участокларында кар көртләре һәм бозлавыклар саклана

Татарстан юлларында 5 гыйнварда да бозлавык һәм кар көртләре булырга мөмкин.

Дүшәмбе көнне, 5 гыйнварда, Татарстанда юлларның аерым участокларында кар көртләре һәм бозлавыклар саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Төнлә һәм иртән урыны белән буран булуы ихтимал, күз күреме 1000 метрга кадәр һәм аннан да азрак начараюы ихтимал. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан секундына 8-13 м, урыны белән тизлеге 15-20 м/с.

Төнлә һава температурасы -4 C -9 С ка кадәр төшәчәк, көндез термометр баганалары -2 C -7 С күрсәтәчәк.

Регион юлларында куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен «Буран» оператив планы төзелде һәм расланды. ТР рәисе Рөстәм Миңнеханов элегрәк республика халкын буран һәм кар көртләре аркасында үзләрен сакларга һәм юлларда игътибарлы булырга өндәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса