Татарстанда шторм кисәтүе игълан ителде
Республикада аномаль салкыннар саклана: тәүлеклек һава температурасы климатик нормадан 9-17 градуска түбән.
Татарстанда аномаль салкын һава торышы урнашу сәбәпле, шторм кисәтүе игълан ителде. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
3 декабрьдән башлап төбәк буенча урыны белән һава температурасы климатик нормадан 9-17 градуска түбәнрәк билгеләнә.
Синоптиклар мәгълүматына караганда, «республикада аномаль салкын һава торышы 2020 елның 14 декабренә кадәр сакланачак».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа