Шәһәр суды “аңлы рәвештә сәламәтлегенә авыр зыян салып, саксызлык белән кеше үтерү” маддәсендә каралган җинаять кылуда гаепләнүче әлмәтлегә хөкем карары чыгарды.
Суд утырышында ачыкланганча, ир-ат исерек хәлдә, аңлы рәвештә сәламәтлеккә зыян салу максатыннан куллары һәм аяклары белән зыян күрүченең йөзенә, башына, күкрәк читлегенә, аякларына ким дигәндә 26 тапкыр суга һәм тибә.
Гаепләнүче ханымның башына 6 тапкыр сугып, сәламәтлегенә авыр зыян китергән. Бу хакта суд матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әлеге гамәлләр нәтиҗәсендә зыян күрүче шунда ук җан бирә. Хөкем ителүче үз гаебен өлешчә таныган.
Ир-атка 8 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләгәннәр. Ул аны катгый режимлы төзәтү колониясендә үтәячәк.