Әлмәт яңалыклары

"Әлмәт таңнары" газетасы - Әлмәт районы

18+
Җинаять һәм җәза

Әлмәттә шәхси балалар бакчасында ике яшьлек кызны кыйнау факты буенча җинаять эше кузгатылды

Бу хакта кызның әти-әнисе диктофонлы уенчык ярдәмендә белгән.

Кыз балалар бакчасына нибары 2 көн йөргән. Ләкин бу вакыт эчендә ул югарыга күтәрелгән кулдан курка башлаган. Уенчык тәрбияченең балаларга кычкыруын яздырган. Моннан тыщ, ул әлеге учреждениянең хуҗасы да. Кызның әнисе видеокүзәтү камераларыннан язма таләп иткән. Кадрларда ул кызының кыйналуын күргән.

 

Әлеге факт буенча Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү органнары тарафыннан РФ Җинаять Кодексының 238 маддәсендә каралган (куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү) җинаять билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган. Ведомство башлыгы Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе В.А. Липскийга җинаять эшен тикшерү барышы һәм билгеләнгән хәлләр турында хәбәр итәргә кушты, - дип хәбәр итә Татарстан Тикшерү комитеты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса