Әлмәт суды аек булмаган йөртүчегә штрафны үз көчендә калдырды
Шикаятьне канәгатьләндермәделәр.
Әлмәт суды аек булмаган йөртүчегә штрафны үз көчендә калдырды
Шикаятьне канәгатьләндермәделәр.
Әлмәттә суд руль артында исерек килеш тотылган машина йөртүчегә җәзаны үз көчендә калдырган. Бу хакта шәһәр суды матбугат хезмәте хәбәр итә. Май аенда аңа 45 мең сум штраф салганнар һәм бу хокук бозу өчен машина йөртү хокукыннан мәхрүм иткәннәр.
Ир-ат машина белән идарә итмәвен исбатларга тырыша. Ул шулай ук беркетмә төзегәндә хокук бозуларны да күрсәтә.
Видеоязмада хокук бозучы үзе руль артында булуын таный. Алкогольгә тикшерү нәтиҗәләре белән ул шулай ук ризалашты. Әлмәтленең шикаятен канәгатьләндермәделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia