Алимент буенча 700 мең сумга якын бурыч әлмәтле өчен җинаять эшенә әйләнгән
Әлмәттә алимент түләмәүче әтине мәҗбүри эшләргә хөкем иткәннәр.
Алимент буенча 700 мең сумга якын бурыч әлмәтле өчен җинаять эшенә әйләнгән
Әлмәттә алимент түләмәүче әтине мәҗбүри эшләргә хөкем иткәннәр. Бу хакта ТР Федераль суд приставлары хезмәте идарәсе хәбәр итә.
Ир-ат алимент буенча 680 мең сумнан артык бурыч җыйган. Аны инде административ маддә белән кисәттеләр, ләкин ул түләмәде. Җинаять эше кузгаттылар. Эш судка барып җиткәч кенә, ул бөтен бурычын түләп бетерә.
Әмма суд аны барыбер гаепле дип таныды һәм 7 ай мәҗбүри эшләр билгеләде. Хәзер ул хөкем карарына шикаять бирергә тырыша, әмма бурычны каплау җинаять җаваплылыгын гамәлдән чыгармый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia