Әлмәттә шәһәр урамнарының берсендә атышта катнашкан ир-атларны тоткарладылар
Хәзер полиция тикшерү үткәрә.
Әлмәттә полиция атыш белән конфликтта катнашучыларны тоткарлаган. Бу хакта "Татар-информ" га ТР Эчке эшләр министрлыгында хәбәр иттеләр.
Барысы да Чернышевский урамындагы йорт ишегалдында булды. Шаһитлар полициягә берничә ир-ат талашкан, дип хәбәр иткәннәр. Ачуланышу барышында аларның берсе пистолетын ала һәм ата башлый. Социаль челтәрләрдәге видеода атучының башка ир-ат артыннан кууы күренә, көчле шартлаулар ишетелә.
Эчке эшләр министрлыгында сөйләүләренчә, пневматик пистолеттан атканнар. Катнашучыларның берсе зыян күргән, ләкин табиблар ярдәменнән соң аны өенә кайтарып җибәргәннәр. Һөҗүм итүчеләрне тоткарлыйлар һәм бүлеккә китерәләр. Хәзер полиция тикшерү үткәрә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia