Әлмәттә коляскаларга һәм велосипедларга ут төртүчегә шартлы срок билгеләнде
Әлмәттә чит кешенең милкенә ут төрткән өчен ир-атка хөкем карары чыгарылган.
Әлмәттә коляскаларга һәм велосипедларга ут төртүчегә шартлы срок билгеләнде
Әлмәттә чит кешенең милкенә ут төрткән өчен ир-атка хөкем карары чыгарылган. Бу хакта шәһәр суды матбугат хезмәте хәбәр итә.
Исегезгә төшерәбез, әлеге хәл Төзүчеләр урамындагы 78 нче йортта булган. Исерек ир-ат ишекне шакый башлый, ә аннары өченче катның баскыч мәйданчыгында ут кабына. Нәтиҗәдә диварлар янган, хуҗалар ике велосипедтан, ике коляскадан һәм электромотоциклдан мәхрүм калган. Уттан фатирларның берсенең тышкы ишеге дә зыян күргән.
Барысы да узган елның мартында булды. Шикләнелүчене тоткарлыйлар һәм ут төртү турында җинаять эше кузгаталар. Зыян 75 мең сум тәшкил иткән.
Судта ир-ат гаебен тулысынча таныган. Хөкем карары моментына ул бөтен зыянны каплаган. Зыян күрүченең аңа карата дәгъвалары булмаган.
Аңа бер ел сынау срогы белән шартлы рәвештә бер ел ирегеннән мәхрүм итү билгеләнгән. Хөкем карарына шикаять бирергә була әле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia