Әлмәттә сатучыны кабат яшүсмергә алкоголь саткан өчен хөкем иттеләр
Элегрәк мондый хокук бозу өчен аны штрафка тартканнар иде инде.
Әлмәттә сатучыны кабат яшүсмергә алкоголь саткан өчен хөкем иттеләр
Элегрәк мондый хокук бозу өчен аны штрафка тартканнар иде инде.
Әлмәттә яшәүче хатын-кыз балигъ булмаган кызга сыра саткан өчен төзәтү эшләренә китәчәк. Бу хакта шәһәр суды матбугат хезмәте хәбәр итә. Элегрәк аңа шундый ук хокук бозу өчен 15 мең сум штраф салганнар иде инде. Узган елның апрелендә ул тагын 17 яшьлек кызга ике шешә сыра саткан.
Суд дүрт ай төзәтү эшләре билгеләде, хезмәт хакының 10% дәүләт кеременә тотып калды. Хөкем карары законлы көченә керде.
Исегезгә төшерәбез, кибет сатучылары аларның яшенә ышану өчен сатып алучылардан паспорт таләп итәргә хокуклы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia