Әлмәт идарәче компаниясп шелтә алды.
Әлмәт идарәче компаниясе яшәүчеләрнең мөрәҗәгатьләрен игътибарсыз калдырды
Ленин урамындагы 22 нче йортта яшәүче хатынкыз сентябрьдә канализация стоякларын алыштыруны сораган-җавап алмаган. «ЕЛЬЦЖ» директоры кисәтү ала, кабат бозган очракта штраф салыначак.
Моннан тыш, торак инспекциясе тагын берничә хокук бозу тапкан: ТКХ системасында телефон АДС номеры буларак расланмаган, август аенда башкарылган эшләрнең бер генә акты да урнаштырылмаган (идарәдә 104 йорт булганда), түләү документлары 44,6% ка гына урнаштырылган. Шулай ук милекчеләр читтән торып гомуми җыелышка хокукларыннан мәхрүм ителгән: фатирларның кадастр номерлары я кертелмәгән, я Росреестр белән бәйле түгел.
Торак инспекциясе Белоглазов урамындагы 43,48, 50нче, Чехов урамындагы 24,36,40нчы йортларда яшәүчеләргә аерым игътибар бирүне сорый: күп фатирларның кадастр номерлары системага кертелмәгән.