Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җинаять һәм җәза

Әлмәт кешесе үз фатирында наркопритон оештырган

44 яшьлек ир-атны наркотик матдәләр куллану өчен системалы рәвештә бина биргән өчен җинаять җаваплылыгына тартканнар.

Әлмәт кешесе үз фатирында наркопритон оештырган

44 яшьлек ир-атны наркотик матдәләр куллану өчен системалы рәвештә бина биргән өчен җинаять җаваплылыгына тартканнар. 
Тикшерү ачыклаганча, 4 апрельдән 15 апрельгә кадәр әлмәтле даими рәвештә үз торак мәйданында тыелган матдә кулланырга рөхсәт иткән. Аңа алмашка наркотиклар дозасы биргәннәр. 
Хокук саклаучылар ир-атны берничә тапкыр җаваплылык турында кисәткән һәм притонны тотуны туктатуны таләп иткән. Ләкин тегесе моңы игътибарсыз калдыра. 
Суд шәһәр кешесенә 2 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү рәвешендәге җәза билгеләде һәм аны наркотикларга бәйлелектән дәвалану курсын узарга мәҗбүр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса