Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җинаять һәм җәза

Әлмәтле «оператор» шалтыратуыннан соң мошенникларга 700 мең сум акча биргән

Егет җинаятьчеләрнең барлык таләпләрен үтәгән.

Әлмәтле «оператор» шалтыратуыннан соң мошенникларга 700 мең сум акча биргән
Егет җинаятьчеләрнең барлык таләпләрен үтәгән.
Әлмәттә мошенниклар җирле кешене 707 мең сумга алдаган. Бу хакта ТР Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итә.

Егеткә «мобиль оператор вәкиле» шалтырата, номерны ун елга озайтырга тәкъдим итә. Смстан кодны раслап, ул дәүләт хезмәтләре порталында чат-ботка сылтама белән «шикле активлык» турында хат ала. «МФЦ хезмәткәре» чатта  тиздән полиция хезмәткәрләре килергә мөмкин, дип белдерә.

Аннары җинаять эше белән янаган «ФСБ офицеры»ннан хәбәр килә. Егет барлык акчаларын «куркынычсыз счетка» күчерергә ризалашкан. Мошенник кушуы буенча ул видеоэлемтә кабыза һәм кулдагы акчаларны, техниканы һәм әнисенең алтынын  күрсәтә. Ул фото җибәргән һәм алтынны ломбардка 62 300 сумга тапшырган. Өйдәге сумманы (570 мең сум) ул шулай ук күрсәтелгән счетка күчергән.

Икенче көнне аферистлар 50 мең сумлык кредит турында хәбәр итәләр һәм акчаны кире кайтаруны таләп итәләр. Егет таләпне үтәгән. Тиздән ул полициягә мөрәҗәгать итә, мошенникларның корбаны булуын аңлый.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса