Әлмәт пенсионеры мошенникларга 41 миллион сум акча биргән
«Аеруча зур күләмдә мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Әлмәт пенсионеры мошенникларга 41 миллион сум акча биргән
Әлмәттә яшәүче 63 яшьлек пенсионер хатын-кыз 13 көн эчендә 41 миллион сумга якын акча югалтып, мошенниклар корбаны булган.
Барысы да маркетплейстан «курьер» шалтыратуыннан башлана, ул смстан кодны әйтүне сорый. Соңрак аңа янәсе Росфинмониторингтан шалтыратканнар һәм аның акцияләрен сатуга ялган ышаныч кәгазе җибәргәннәр.
Аннары мошенниклар, үзләрен банк һәм ФСБ хезмәткәрләре дип таныштырып, аны акчаны "куркынычсыз счетларга" күчерергә күндерәләр. Нәтиҗәдә пенсионер 39 миллион сумга якын акча күчергән. Моннан тыш, хатын үзенең чит ил машинасын саткан. 800 мең сум акчаны ул шулай ук җинаятьчеләргә күчергән.
Үзен алдаганнарын аңлап, ул полициягә мөрәҗәгать итә.
"Аеруча зур күләмдә мошенниклык" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia