Әлмәт районында нарколаборатория хуҗасын тоткарлаганнар
Җинаять һәм җәза

Әлмәт районында нарколаборатория хуҗасын тоткарлаганнар

Тоткарланучыга 20 елга кадәр төрмә яный.

Әлмәт районында нарколаборатория хуҗасын тоткарлаганнар

Әлмәт районында өендә нарколаборатория тапкан ир-атны тоткарлаганнар. Торак йортта синтетик наркотиклар җитештерелгән.

Махсус хезмәтләр мәгълүматлары буенча, ир-ат мефедронны сату нияте белән шактый күләмдә җитештерү белән шөгыльләнгән. Җинаять эше кузгатылды. Тоткарланучыга 20 елга кадәр төрмә яный.