Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җинаять һәм җәза

Әлмәтле дары саклаган өчен шартлы срок алды

Ир-ат 18 елдан артык шартлаткыч матдәләрне законсыз саклаган.

Әлмәтле дары саклаган өчен шартлы срок алды

Ир-ат 18 елдан артык шартлаткыч матдәләрне законсыз саклаган.

Әлмәт шәһәр суды 65 яшьлек әлмәтлене шартлаткыч матдәләрне законсыз саклауда гаепле дип тапты. Суд ачыклаганча, 2006 елда ир-ат үз йортының подвалында ике килограммнан артык дары тапкан. Шартлау куркынычы булган матдәләр аның әтисенеке булган һәм ир-ат аларны полициягә хәбәр итмичә сакларга булган. 2025 елның февралендә дары полиция хезмәткәрләре тарафыннан табылган.

Суд ир-атны ике ел сынау срогы белән шартлы рәвештә өч елга ирегеннән мәхрүм итүгә һәм 10 мең сум күләмендә штрафка хөкем итте.
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса