Әлмәтле морфин кулланган өчен штрафка тартылды
Препаратны ир-ат венасына кадаган.
Әлмәт кешесе морфин кулланган өчен штрафка тартылды. Наркотикны ул венасына кадаган.
Ир-ат гаебен тулысынча таныган һәм кылган эше өчен үкенгән. Гаепләнүченең кечкенә баласы бар, бу суд карарын йомшарткан.
Суд аңа җәза билгеләде – 4000 сум штраф. Моннан тыш, ир-ат бер ай эчендә наркологиягә мөрәҗәгать итәргә тиеш.
Карар законлы көченә кермәгән әле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia