Әлмәттә интим хезмәтләр күрсәтүче массаж салонын яптылар
Легаль булмаган бинада балигъ булмаган бала эшләгән.
Әлмәттә интим хезмәтләр белән массаж салонын яптылар.
Әлмәттә полиция, ФСБ һәм Росгвардия оператив хезмәтләре Радищев урамындагы шәхси йортта массаж салонын яптылар. Эротик массаж кыяфәтендә анда интим характердагы хезмәтләр күрсәткәннәр. Тикшерү барышында шулай ук «массажисткаларның» берсенең балигъ булмаган булуы ачыкланган.
Көч структуралары хезмәткәрләре дүрт оештыручыны, 19 яшьтән 34 яшькә кадәрге биш кызны һәм салонга килүчеләрне тоткарлаган. Тентү вакытында телефоннар, ноутбук, законсыз эшчәнлек турында мәгълүмат белән блокнотлар һәм интим-хезмәтләргә прайс-битләр алганнар. Шикләнелүчеләр сак астына алынган, җинаять эше кузгатылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа