Әлмәттә бер полиция хезмәткәре өч кеше өчен эшли
Эчке эшләр идарәсе башлыгы Олим Отакулов Әлмәт полициясендә кадрларның 30% җитмәве турында сөйләде.
Участковыйлар, патруль-пост хезмәтендә, җинаятьчеләрне эзләү бүлегендә, гаепләнүчеләрне һәм шикләнелүчеләрне тоту өчен махсус учреждениедә, административ тоткарланучыларны тоту урынында, тикшерү бүлегендә, дежур частьтә, икътисадый куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш бүлегендә кешеләр җитми.
Шул ук вакытта тәүлек эчендә полицейскийларга шәһәр халкыннан ким дигәндә 100 хәбәр килә.
Олим Отакулов полициядә хезмәт хакы иң югары түгел икәнен, әмма эчке эшләр министрлыгы түләүсез югары белем һәм күп кенә башка ташламалар гарантияли, диде.
- Кызганычка каршы, кешеләр законны ешрак ял көннәрендә бозалар. Бу көннәрдә эшләргә туры килә. Ләкин моның өчен түләнә, ә ял көнен теләсә кайсы башка көнне бирәбез, - диде Олим Отакулов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа