Ир-атны өч маддә буенча хөкем итәчәкләр.
Суд каршына Әлмәт кешесе басачак, аны җинаятьләр сериясендә гаеплиләр. Ир-атны азгын гамәлләр кылуда, шәхси тормышның кагылгысызлыгын бозуда һәм порнографик материаллар таратуда гаеплиләр. Бу хакта Россия тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Тикшерү версиясе буенча, ир-ат сөйгәне белән талашкан һәм мессенджер аша аның балаларына интим характердагы видеоязмалар җибәргән. Булган хәл турында балигъ булмаганнар әниләренә хәбәр иткәннәр. Зыян күрүче хокук саклау органнарына гариза белән мөрәҗәгать иткән.