Әлмәттә «Первый поселок» идарәче компаниясен гамәлгә куючыга янә штраф салынды
Торак инспекциясе компанияне территорияне тиешенчә карап тотмаган өчен штрафка тарткан.
Әлмәтнең «Первый поселок» идарәче компаниясен гамәлгә куючыга территорияне тиешенчә карап тотмаган өчен Татарстан торак инспекциясе тарафыннан тагын штраф салынды.
Сөләйманова урамындагы 10 нчы йорт ишегалдында җыеп алынмаган кар һәм бозлавыкка шикаять килде. Вазифаи затка 50 мең сум штраф салынган. Узган елда Жилинспекция гамәлгә куючыны дисквалификацияләүгә иреште, әмма суд гомуми суммасы 2 млн сумнан артып киткән штрафлар белән чикләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа